news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда укучылар туклануын оештыруның яңа схемасы кертелә

Татарстанда укучылар туклануын оештыруның яңа схемасы кертелә

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Татарстанда гыйнвардан укучылар туклануын оештыруның яңа схемасы кертелә. Бары тик аз керемле гаилә балалары гына бушлай ашатылачак. Быел республика бюджетында башлангыч һәм урта һөнәри белем алу учреждениеләре һәм мәктәпләрдә укучыларның туклануын оештыру өчен 350 миллион сумнан артык акча каралган.

Искә төшереп үтәбез, агымдагы елдан федераль үзәк укучыларны кайнар ризык белән тукландыруга дотацияләр бирми. Татарстанда "ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү" Законын эшләгәндә бушлай туклануны аз керемле гаилә балалары өчен генә калдыру карар ителгән. ТР Министрлар Кабинетының социаль үсеш бүлеге башлыгы Сәрия Сабурская сүзләренчә, яңа схема бер укучының төшке ашына тотыла торган акча күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шул рәвешле ярдәм адресланган була. Элек ата-ана өстәмә акча кертмәсә, бала көнгә өч сумга тукланырга мәҗбүр була иде.

ТР Министрлар Кабинетының "Аз керемле гаиләләрнең гомум белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларының туклануларын оештыру турындагы" карары буенча, әлеге максатка акча җирле бюджетлардан, ә көллият һәм училищеда укучыларның туклануы республика бюджетыннан финансланачак. Укучыларның туклануын оештыруга 328 миллион сумнан артык, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә укучыларга 19 миллион сумнан артык акча каралган. Казан укучыларының туклануын оештыруга 59 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Балаларны бушлай тукландыру өчен, ата-аналар социаль яклау органнарына гаилә кереме турында белешмә күрсәтергә тиеш. Уку йортларының попечитель советлары бушлай туклануга мохтаҗ булган аз керемле гаилә балалары турында үзләре дә мәгълүмат бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot