news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уку йортларында студентларның балалары өчен бүлмәләр ачарга тәкъдим ителде

Татарстанда югары уку йортлары каршында студентларның балалары өчен бүлмәләр ачарга кирәк. Татарстанның балалар омбудсмены һәм Илкүләм ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец Дәүләт Думасына шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова исеменә хат язган. Бу хакта RT документ күчермәсенә сылтама белән яза.

Хатын-кызлар беренче баланы уртача 26,7 яшьтә, икенчесен 30,5 яшьтә, өченчесен 33,1 яшьтә таба. Шул ук вакытта икенче һәм аннан соңгы балалар туу «хатын-кызларны һөнәре буенча күтәрелүнең иң югары ноктасына» туры килә, диде омбудсмен.

Аның фикеренчә, моның белән ана булудан баш тарту яки аны соңрак вакытка кичектерү аңлатыла. Югары уку йортлары каршында балалар бүлмәләрен ачу бу проблеманы хәл итү юлында адым булырга мөмкин, дип ышана Волынец.

Бу бүлмәләрдә балаларны карау буенча хезмәтләр күрсәтү тәкъдим ителә, бу яшь ата-аналарга үз балаларын кыска вакытка калдырып торырга мөмкинлек бирәчәк.

«Хөрмәтле Яна Валерьевна, әлеге инициативаны хуплавыгызны һәм тиешле закон проектын эшләүне сорыйм», диелә мөрәҗәгать текстында.

Искәртик, шулай ук Волынец Дәүләт Думасына йөкле һәм күп балалы әниләрне эшкә урнаштыру өчен бизнеска түләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, бу инициатива хатын-кызларның хокукларын саклап калырга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирер иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100