news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уку елы дәвамында 588 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Аларның 155е - мәктәп укучысы, 189ы – студент, 244е – педагог.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә бу уку елында 588 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«2020-2021 уку елында белем бирү йортларында яңа коронавирус инфекциясенең 588 очрагы теркәлгән», - дип хәбәр итте спикер.

Шул ук вакытта, Патяшина билгеләп үткәнчә, аларның 155е - мәктәп укучысы, 189ы – студент, 244е – педагог.

Татарстанның баш санитар табибы әйтүенчә, болар барысы да аерым алган очраклар гына, уку йортларында коронавирус инфекциясенең таралуына юл куелмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100