Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Удмуртия мәдәнияте көннәре узды
Балтач һәм Кукмара районнарының алты мәктәбендә удмурт телендә эшлекле очрашулар һәм спектакльләр үткәрелде
(Ижевск, 26 февраль, «Татар-информ», Юлия Демченко). Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарында Удмуртия Республикасы мәдәнияте көннәре уздырылды.
Чараларда Удмуртия Республикасы делегациясе катнашты.
Балтач һәм Кукмара районнарының алты мәктәбендә удмурт телендә эшлекле очрашулар һәм спектакльләр оештырылды. Удмуртия мәдәнияте көннәрендә күргәзмә дә эшләде: анда “Удмуртия” нәшриятының билгеле һәм яңа китаплары тәкъдим ителде. Республика курчак театрыны удмурт телендәге спктакльләре балалар өчен чын бүләк булды. Моннан тыш, “түгәрәк өстәл” үткәрелде, анда Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге проблемалары буенча фикер алыштылар.
“Моның өчен нигез бар – әлеге районнар мәктәпләрендә балалар туган телләрен өйрәнәләр, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышалар, удмурт милли бәйрәмнәре һәм төрле фестивальләр, конкурслар оештыралар”, - дип билгеләп үттеләр Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз