Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда участок сайлау комиссиясе составлары 44 процентка яңартылды
Узган елның язында комиссияләрнең яңа составлары оештырылды, алар 2023 елга кадәр эшләячәк.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда участок сайлау комиссиясе составлары 44 процентка яңартылды. Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясенең Эксперт советының беренче утырышында Татарстан ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«2018 елда Россия Президенты сайлаулары 2013 елда биш еллык срокка сайланган участок комиссияләре үткәргән соңгы чара булды. 2018 елның язында комиссияләрнең яңа составлары оешты, алар 2023 елга кадәр эшләячәк. Яңа состав республика буенча уртача 44 процентка яңартылды», – диде докладчы.
Аның сүзләренчә, комиссияләрнең яңа составларындагы сәяси партия вәкиллекләре, 2013 елгы саннан арткан.
«Бүген Татарстанда 3771 сайлау участогы оештырылган. Аның 22се яңа, алар составында комиссиянең хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган 21 мең 317 әгъзасы эшли. Бу категориядәгеләрнең 11 проценты 30 яшькәчә яшьләр», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
- Быел Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары, 2020 елда Татарстан Президенты һәм муниципаль сайлаулар, 2021 елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз