Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә эшләү дәверендә торак биреләчәк
Дәүләт Советында җирле үзидарә органнары хокуклары исемлеген тулыландырдылар.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына үз вазифасында эшләү чорында торак биреләчәк. Закон проекты алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде.
«Участок полициясе вазифасында эшләү чорында хезмәткәргә торак урыны бирү закон проекты нигезендә җирле үзидарә органнарының хокуклары исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителә», — диде Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз