news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән

Зыян күрүчеләрнең берсен хастаханәгә алып киткәннәр, икенчесе медицина учреждениесенә барудан баш тарткан.

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке бишенчеләрдә республиканың Азнакай районы Победа бистәсендә юл һәлакәте булган.

«УАЗ» фургоны юлдан кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Авария сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

«Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе шунда ук үлгән. Башы яраланган тагын бер зыян күрүчене табиблар хастаханәгә алып киткән. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган өченче ир-ат медицина учреждениесенә барудан баш тарткан», — дип белдерде авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot