news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда УАЗ йөртүчесе М7 юлында ир белән хатынны таптатып үтергән

Татарстанның Питрәч районында УАЗ машинасын йөртүче ир белән хатынны таптаткан. Алар җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыгып барган.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, фаҗига 18.50 сәгатьтә юлның 833нче ктлометрында булган. Ир белән хатын имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.

Авария урынына Питрәч районы прокуроры вазифасын башкаручы Динар Чуркин киткән.

«Юл хәрәкәте иминлеге таләпләре үтәлеше буенча тикшерү бушланган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», - диде Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot