Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда уҗымнар белән бәйле хәл аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанда уҗым культуралары белән бәйле вазгыять аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Гадәттән тыш хәл федераль һәм республика законнары нигезендә “начар һава шартлары аркасында, авыл хуҗалыгының уҗым культуралары юкка чыгу нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны кисәтү максатларында” кертелә.
Бу режим республиканың 43 районында кертелде. Район башлыклары һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча чаралар планы эшләргә тиеш.
- Татарстанда 120 мең гектрада уҗым культуралары һәлак булган. Уҗым чәчүлекләренең яртысыннан артыгына җитди зыян килгән. Әлеге зыян 1,5 млрд сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз