news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Уңайлы мохит” программасына бүлеп бирелгән 6,5 млн сум акча урланган

Субподрядчы эш күләме арттырып язылган документ тапшырган

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан полициясе “2011-2015 елларда уңайлы мохит” программасына бүлеп бирелгән 6,5 млн сум чамасы акча урланган булуын ачыклаган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

2012 елның октябрендә тендер нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Баш инвестицион төзелеш идарәсе белән ниндидер коммерцияле оешма арасында ТР объектларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит тудыру буенча төзелеш-монтажлау эшләрен башкару каралган дәүләт килешүе төзелгән. Бу хезмәт бәясе 289,2 млн сум тәшкил иткән.

Бу оешма, килешүне гамәлгә ашыру максатыннан, Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен җир асты һәм җир өсте юлларын җиһазлау белән шөгыльләнүче субподрядчыны җәлеп иткән. Килешү буенча оешмага 19 млн сумнан артык акча күчерелгән.

Заказчыга субподряд фирма мәгълүматлары буенча подрядчы исеменнән эшнең бер өлеше башкарылу (22 млн сумнан артык) турындагы документ тапшырылган. Полиция хезмәткәрләре башкарылган эшләр турындагы актларны яңадан тикшергәндә, фирманың башкарылган эш бәясен 6 млн сумга арттырып язган документ тапшыруын ачыкланган. Җинаять кылуда бу оешманың директоры шикләнелә. Китерелгән зыян 6,5 млн сум чамасы тәшкил итә.

“2011-2015 елларда уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында таләп ителгән эшләр башкарылмаган.

РФ ҖК 159 маддәсе 4 бүлеге (“Аеруча зур күләмдә мошенниклык”) буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер җинаятьне ачыклау буенча оператив-тикшерү һәм республика бюджетына китерелгән зыянны каплау чаралары үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100