Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Тылсымлы җеп» конкурсы башланды
30 июльдә Бөтендөнья чигү көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Швеция чигүчеләр гильдиясе инициативасы белән 2011 елда гамәлгә куелган. Нәкъ менә бүген, чигү көнендә, Татарстанда яңа конкурс – кулдан бизәкле эшләнмәләр чигү буенча «Тылсымлы җеп» республика конкурсы башланды. Ул Россиядә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Конкурс 2024 елның 30 июленнән 30 октябренә кадәр уздырыла. Эшләр 18 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Татар мәдәни ресурс үзәге сайтында хәбәр ителә.
Конкурс халык сәнгате, декоратив-гамәли иҗатның массакүләм төрләренең берсе – Татарстан халыкларының матди-рухи мирасының аерылгысыз өлеше булган чигү белән кызыксынуны арттыру максаты белән үткәрелә.
Конкурска Татарстан халыкларының үзенчәлекле сәнгатен ача торган техника кулланып, милли чигү традицияләрендә эшләнгән әйберләр кабул ителә.
Эшләнмәләрне конкурста катнашуга гариза, шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык кергән документлар пакеты белән бергә китерергә кирәк. Эшләнмәләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 74 а йорты, «Таткультресурсүзәк» ДБУ, 15нче бүлмә.
- Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган, аны «Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» һәм «Татнефть-Мирас» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автотономияле оешма оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз