news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тыелган сулыкларда ике ир-ат баткан

Фаҗига Чаллыда һәм Питрәч районында булган.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстанда ике ир-ат тыелган урыннарда су коенганнар һәм батканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына автошәһәрдә Мәләкәс елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Фаҗига урынына килгән коткаручылар яр буеннан 30 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапканнар. 50 яшьлек ир-атның мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Икенче очрак республиканың Питрәч районы Көекле торак пунктында булган. Водолазлар җирле сулыкта ярдан 30 метр ераклыкта 61 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар һәм полицейскийларга тапшырганнар.

Ике ир-ат та тыелган урыннарда йөзгән. Фаҗига килеп чыгуга да нәкъ шул сәбәп булуы ихтимал.

ТР Президенты катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, фаҗигаләр нигездә кеше йөрми торган, коену тыелган урыннарда була, шуңа күрә су керү тыелу турында язып куелган булырга тиеш. “Куркыныч урыннарда коенган гражданнарны бары тик коену тыелу турында язып куелган очракта гына административ җаваплылыкка тартырга мөмкин. Шуңа күрә бу юнәлештә эшләрне активлаштырырга кирәклегенә игътибарны юнәлтәм”, - диде Рафис Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100