news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туучылар саны коэффициенты бер елда 1,2 процентка кимегән

Татарстанда узган ел эчендә туучылар санының гомуми коэффициенты 1,2 процентка кимегән, әмма бу тулаем Россия белән чагыштырганда кимрәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында хәбәр итте.

«Туучыларның суммар коэффициенты демографик үсеш күрсәткече булып тора. Бу бала табу яшендәге хатын-кызга туучылар саны – 15 яшьтән 49 яшькә кадәр. Кызганыч, соңгы елларда аның кимүен күрәбез. Әмма Татарстанда кимү тулаем ил белән чагыштырганда күп тапкырга кимрәк», - дип сөйләде ул.

Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстанда узган елда туучылар санының гомуми коэффициенты бер хатынга 1,451 дән 1,434 балага кадәр кимегән. Ә тулаем Россия буенча бу күрсәткеч 2,8 процентка түбәнрәк булды.

«Бу берничә фактор белән билгеләнә. 1990 нчы еллар аз санлы буыны хисабына репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны кими. Беренче бала табу кичектерелә: 2005 елда беренче бала туганда ананың уртача яше 26 яшьтән аз гына артып киткән булса, бүген – 29 яшьтән артык», - дип аңлатты ул.

Министр сүзләренчә, демографик картаю да күзәтелә. Хәзер республика халкының уртача яше 40 яшьтән артып китә: ир-атларда – 38 яшь, ә хатын-кызларда – 42 яшь.

Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары барлык бу чакыруларга да җавап бирә. «Гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары комплекслы булып тора, төрле гаиләләрнең тормыш өлкәләренә кагыла – күп балалыларга, үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүчеләргә, аз керемлеләргә, студентларга», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot