Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда туучылар саны бер елда 3 процентка кимегән, аерылышучылар саны да азайган
Татарстанда 2024 ел нәтиҗәләре буенча халыкның табигый кимүе 9,7 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 3,4 мең кешегә яки 53 процентка күбрәк, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.
Искәртеп үтәбез, халыкның табигый кимүе - үлүчеләр санының туучылар саныннан артып китүе ул. Әйтик, узган ел республикада 35,3 мең бала туган (2023 елга караганда 1,1 меңгә азрак), ә 45,06 мең кеше вафат булган (2023 елга караганда 2,26 меңгә күбрәк).
Шулай ук республикада гаилә коручылар саны да азайган. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 23,6 мең никах теркәлгән, бу 2023 елга караганда 1,5 меңгә яки 6 процентка кимрәк.
Шул ук вакытта, Татарстанда аерылышучылар саны да кимегән. 2024 елда 13,6 мең (2023 елда - 14,2 мең) гаилә таркалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз