Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туучылар санын арттыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла
Туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү кайнар линиянең төп темалары булачак.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 21 августта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча чаралар турында тәкъдимнәр әзерләү өчен кайнар линия эшен оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итә.
Кайнар линия 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Телефоны: (843) 236-00-71.
Кайнар линия эшендә ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз