Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, бишенче ел рәттән күбрәк
Бу вазгыятькә дәүләт тарафыннан туучылар санын арттыру буенча гамәлгә куела торган чаралар йогынты ясады дип санала
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, бишенче ел рәттән күбрәк. Бу вазгыятькә дәүләт тарафыннан туучылар санын арттыру буенча гамәлгә куела торган чаралар йогынты ясады, дип белдерелә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе сайтында.
Яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан чынга ашырыла торган төрле программалар, ана капиталы бирү сизелерлек нәтиҗә бирә.
Агымдагы елның ярты елында туу турында 7 мең 436 акт теркәлгән. 3591 малай (49,5 процент) һәм 3845 кыз (50,5 процент) дөньяга беренче тапкыр аваз салган. Республиканың 259 гаиләсендә игезәкләр туган.
Агымдагы елның 6 аенда туучылар турындагы актлар саны үлүчеләрне теркәү саныннан 2987 гә артык.
2006 елда беренче балалар 59,5 процент тәшкил итсә, икенче һәм аннан соңгы балалар – 40, 5 процент, ә 2015 елда беренче һәм икенче балаларга 42 шәр процент, өченчеләр 12 процент туры килә, ә калганы - дүртенче һәм аннан соңгылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз