news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туристик программа буенча кэшбэкка 20 меңгә кадәр акча кайтарып була

Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләре кергән.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстанда шифаханә һәм кунакханәләрдә ял иткән өчен 20 меңгә кадәр кэшбэк кайтарырга мөмкин. Кэшбек ике көннән артык торган очракта кайтарыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләр керде. Программа буенча Идел, Кама буйлап круизларны да броньларга мөмкин. Сәяхәт өчен түләнгән бәянең 20 процентын кайтарып була. Процентның суммасы 20 меңнән артмый. Төп шарт — кунакханәдә яки шифаханәдә тору ике көннән дә ким булмаска тиеш», — диде ул.

Сергей Иванов әйтүенчә, туристик кэшбэк программасына барлык ял итү урыннары да кермәгән. Программада булган исемлекне шушы сылтама аша карарга мөмкин. Турларны «Мир» картасы буенча «мирпутешествий.рф» киңлегендә сатып алып була.

«Болгар, Арча, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш районнарында туристлар өчен чаралар бар. Бу районнарга тур белән дә барырга мөмкин. Турда экскурсия, яшәү, ашау һәм күңел ачу чаралары каралган. Бу тур буенча республиканың төрле шәһәрләреннән барырга була», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100