news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туристик хезмәтләр буенча кайнар элемтә ачылачак

Иртәгәдән башлап Татарстанда туристик хезмәтләр һәм инфекция куркынычлары буенча кайнар элемтә эшли башлый.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ). Иртәгәдән башлап Татарстанда туристик хезмәтләр һәм инфекция куркынычлары буенча кайнар элемтә эшли башлаячак. Әлеге мәгълүмат башка илләргә баручылар өчен файдалы булырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр чит илдәге эпидемиология вазгыяте, ял вакытында иминлек кагыйдәләре буенча татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук туристик хезмәтләр алганда кулланучыларның хокукларны аңлатачак.

  • Кайнар элемтә 8-22 июльдә эшләячәк.

Туристик хезмәтләр алганда кулланучылар хокукы турындагы сорауларны 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча бирергә була. Кайнар элемтә эш көннәрендә иртәнге уннан кичке бишкә кадәр, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә эшли. 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр тәнәфес.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәге белгечләре дә сорауларга җавап бирәчәк. Телефон номеры: (843) 221-90-16. Үзәк ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көне иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр эшли (тәнәфес – 12.00-13.00).

Гражданнарның актуаль эпидемиологик вазгыять һәм иминлек кагыйдәләре буенча сорауларына (843) 238-53-68, 238-21-74 телефоннары аша җавап бирәчәкләр.

Шулай ук гражданнар Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә дә мөрәҗәгать итә ала. Телефон номерлары: 8-8005554943, 8 (917) 224-87-94. Үзәк тәүлек әйләнәсе эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100