news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туңга сөрү барышы түбән булган районнар билгеле

Татарстанның Питрәч, Әлки, Әлмәт, Югары Ослан районнарында туңга сөрү барышы түбән дәрәҗәдә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, республикада көздән барлыгы 1,8 млн гектар җир сөрү планлаштырыла. 13 нче сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, планның 40 проценты үтәлгән – 716,5 мең га җир сукаланган.

Тәүлегенә уртача 23 мең га җир сөрелә.

Туңга сөрү буенча алдынгылардан Кайбыч, Биектау, Чүпрәле, Чистай, Түбән Кама, Тукай районнарын билгеләп үтәргә була.

«Техник мөмкинлекләре чикле булган хуҗалыкларга мехотряд хезмәтләреннән файдаланырга киңәш итәбез. Бар кеше дә аңларга тиеш: туңга сөрү – туфракта көзге-кышкы дымны тупларга мөмкинлек бирә торган мөһим агротехник алым», - диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot