Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен, елына 100 млн сум акча кирәк
Илдар Ягъфәров сүзләренчә, индустрия булсын өчен, республика елына 4 тулы һәм 6 кыска метражлы картина чыгарырга тиеш.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен Татарстан бюджетыннан елына 100 млн сум акча бүлеп бирелергә тиеш. Бу акчага 4 тулы метражлы һәм 6-7 кыска метражлы фильм чыгарып була. Бу турыда Илдар Ягъфәров “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда әйткән.
Хәзер Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми төстә елына гомуми бюджеты 8-9 миллион сум булган фильмнар җитештерүгә грантлар уйната. Бу акча берьюлы дистәләрчә фильмга бүлеп бирелә һәм фильм төшергән чыгымнарны тулысынча капламый.
Татарстан кинематографистлары берлеге җитәкчесе сүзләренчә, республикада кино төшерү тармагының тулысынча үсеше өчен хакимиятнең акча бүлеп бирүеннән тыш, Кино йорты булдыруы мөһим адымнарның берсе була.
“Кино йорты – ул мөһим. Анда кешеләр җыела алырлык кафе, кино заллары һәм мастер-класслар булырга тиеш. Бу безгә кирәк, - диде Илдар Ягъфәров.
Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз