Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләмәүчеләр штраф түли башлый
Татарстанда түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләмәүчеләргә штрафлар кертеләчәк. Закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында кабул иттеләр.
«ТР Административ хокук бозулар кодексына региональ һәм муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләү тәртибен үтәмәүчеләргә җаваплылыкны күздә тотучы норма өстәлә», – дип сөйләде республика парламенты депутаты Александр Чубаров.
Штраф күләме барлык автомобильләр өчен 1,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Автобуслар һәм йөк машиналары өчен исә 5 мең сум штраф билгеләнә.
Хокук бозу очраклары махсус техник чаралар ярдәмендә автомат режимда теркәләчәк, дип аңлатты парламентарий.
Ул административ хокук бозулар турындагы эшләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы караячак, дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз