news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артачак

Марат Җәббаров сүзләренчә, агымдагы елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча кереме 15 процентка артачак һәм 119 млрд сумга җитәчәк.

Татарстанда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразы буенча, агымдагы елда Татарстанда 242 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк, бу 2018 ел күрсәткеченнән 3,6 процентка артык. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен узып баручы ел узган елга караганда нәтиҗәлерәк күрсәткечләргә ирешү өчен уңышлы булуын әйтте. Аның сүзләренчә, республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 242 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, 2018 ел белән чагыштырганда җитештерү индексы — 103,6 процент.

«Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан акчалата табыш, узган ел белән чагыштырганда 15 процентка артып, 119 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә», — диде Марат Җаббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда республика буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 226 млрд сум тәшкил иткән (узган ел белән чагыштырганда җитештерү индексы — 97 процент), 2017 елда — 235,4 млрд сум (105,3 процент), ә 2016 елда — 233,7 млрд сум (104,3 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100