news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туксанынчы елларда юкка чыгарылган пошилар саны кабат арттырылган

“Республикада пошилар һәм кыр кәҗәләре саны стабильләште һәм ул үсүгә таба бара”, - диде Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе

Татарстанда туксанынчы елларда юкка чыгарылган пошилар саны кабат арттырылган
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада узган гасырның туксанынчы елларында аучылык нәтиҗәсендә юкка чыгарылган пошилар саны кабат торгызылган. Бу хакта бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тармакның киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

“Татарстанда пошилар һәм кыр кәҗәләре саны стабильләште һәм ул үсүгә таба бара. Озак еллар дәвамында без кыр кәҗәсенә аерым игътибар бирдек. Аларның баш саны республикада беркайчан да 2, 4 меңнән артмады. Биотехника һәм табигатьне саклауда күрелгән чаралар күренерлек нәтиҗә бирде. Бүген республика урманнарында 3,4 мең баш кыр кәҗәсе исәпләнә. Бу – 40 процент үсеш дигән сүз", – диде комитет рәисе.

Федор Батков сүзләренчә, республика урманнарында пошиларның да баш саны арткан.

“Быел Татарстанда пошиларның баш санын арттыру юнәлешендә дә эшләнде. Бүген аларның саны узган гасырның туксанынчы елларында аучылык нәтиҗәсендә юкка чыгарылган җәнлекләр санына тигез”, – диде тармак җитәкчесе.

Республиканың Биологик ресурслар комитетының коллегия утырышында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

“Татар-информ” алдарак Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар турында да хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100