news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Тукай эзләре буйлап велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар әзерләнә

Татарстан Журналистлар берлегендә «Сантьяго юлы» веломаршруты үрнәгендә «Путь Тукая» веломаршруты тәкъдим ителде.

Татарстанда Тукай эзләре буйлап велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар әзерләнә
Александр Эшкинин

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан велосипедчылары «Путь Тукая» веломаршруты оештырып, Тукай рухына якынаерга чакыра. Кичә Татарстан журналистлар берлегендә «Тукай юлы – мәдәни сәфәр, Татарстанның мәдәни мирасын барлау, Татарстанда велосипед һәм җәяүле туризмны үстерү» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта «Сантьяго юлы» веломаршруты үрнәгендә «Путь Тукая» веломаршруты тәкъдим ителде.

Мәгълүмат өчен. «Сантьяго юлы» - Сантьяго де Компостелла шәһәрендәге Яков апостол каберен зыярәт кылу. «Сантьяго юлы» - «Европаның беренче мәдәни маршруты» булып тора.

«Сантьяго юлы» - ул Яков апостол каберен зыярәт кылу белән бергә үз-үзеңне җиңү юлы да булып тора, - дип утырышны ачып җибәрде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. - Бүген тәкъдим ителгән проектның инициаторлары Татарстанда веломаршрутны Тукай исеме белән бәйләргә уйлыйлар. Бу бик перспективалы юнәлеш”.

Әлеге проектның Журналистлар берлегенә кызыклы булуын Римма Ратникова, беренчедән, Тукайның бик көчле публицист булуы белән бәйләп, икенчедән, журналистларның кызыклы идеяләрне күтәреп алырга әзер булуы белән бәйләп аңлатты.

Веломаршрутны Татарстан велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев тәкъдим итте. “Без СССРда киң танылган һәм бөтен дөньяга таралган велосипедлы һәм җәяүле туризм төрләрен яңартырга җыенабыз. Бер яктан Тукайга һәм аның рухи мирасына якынайсак, икенче яктан туристик эшчәнлек турында сөйләшәбез. Беренчесендә артык белгеч булмасам да, икенче яктан мин үземне күпмедер дәрәҗәдә эксперт дип әйтә алам. Чөнки быел «Сантьяго юлы»н ике тапкыр узды – бер тапкыр француз юлыннан узсам, икенче тапкыр - Португалия ягыннан. 9 мең км. юл узылган һәм күпмедер тәҗрибә тупланган. Мин бу тәҗрибәне үзем яраткан Татарстанга китерергә телим”, - диде ул.

Велосипедчылар берлеге беренче сәфәрне 28-29 апрельдә оештырырга телиләр. Бу ике көнлек автобуслы-җәяүле маршрут булачак. Ул Тукайның Казандагы Әдәби музееннан башлана. Иртән музейны карагач, автобус Кушлавыч авылына илтә. Кушлавычтан Өчилегә кадәр – җәяү. Аннары Өчиледән автобус Кырлайга илтә. Кырлайда Тукайлы төн һәм иртән Өчилегә кадәр җәяүле юл. Өчиледән автобус Казанга алып китә.

Оештыручылар алга таба бу маршрут өчен мобиль кушымта әзерләргә кирәклеген әйттеләр. Инфраструктураны көйләү, юл күрсәткечләр әзерләү проблемасы да бар. Оештыручылар өч көнлек веломаршрут һәм җиде көнлек җәяүле сәфәр турында да уйланалар.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар велосипедчылар инициативасын уңай бәяләде. Дөрес, әле бу проектның уйланып бетерелмәгән яклары да ачыкланды. Әйтик, Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Мөхетдинов бу вакытта әле районнарның кардан арчылып бетмәгән булуын искәртте. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге мөдире Анастасия Софьина маршрутның иминлеге мәсьәләсе уйланып бетү-бетмәве белән кызыксынды, бәя-вакыт мәсьәләләре “барып җиткәч күз күрер” рәвешендә түгел, алдан барысы да хәл ителергә тиешлеген искәртте.

Оештыручылар веломаршрутның алга таба киң кулланылачагына ышанып эш итәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot