news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Тукай белән бәйле урыннарга мәдәни сәяхәтләр оештырылачак

“Тукай юлы” проекты республиканың төньяк районнары үсешендә ярдәм итәчәк, дип белдерде Римма Ратникова.

Татарстанда Тукай белән бәйле урыннарга мәдәни сәяхәтләр оештырылачак
Рамиль Гали

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Журналистлар берлеге, республиканың велосипедчылар берлеге белән берлектә, Габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннарга “Тукай юлы” исемле мәдәни сәфәр проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру Татарстанның төньяк районнары белән бәйле. “Тукай да безнең коллега булган, шуңа күрә без шушы проектта катнашабыз. Ул татар халкының бөек шагыйре генә түгел, искиткеч журналист һәм публициста та булган”, - дип искәртте Римма Ратникова.

Аның фикеренчә, проект җәяүле һәм атлы туристлар, велосипедчыларны җәлеп итәчәк. “Бу Тукай исемен алга сөрүдә генә түгел, республиканың төньяк районнарын үстерүдә дә ярдәм итәчәк дип саныйбыз”, - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot