Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Тукай” агрофирмасы хезмәт хакы буенча өч миллион сум бурыч җыйган
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 143 хезмәткәр 4 ай буена хезмәт хакы алмаган.
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда “Тукай” агрофирмасының үз хезмәткәрләре алдындагы бурычы 3 миллион сумнан арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы предприятисенең хезмәт хакы түләмәү фактын Татарстан Кукмара районы прокуратурасы ачыклаган.
2017 елның ноябреннән алып 2018 елның февраленә кадәр 143 эшче акча алмаган. Нәтиҗәдә, җитәкчелекнең бурычы өч миллион сумнан арткан.
Прокуратура “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Хәзер компания җитәкчесе 10 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
Бу эшкә прокуратура катнашкач, эшчеләргә хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз