news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тугыз яшьлек малай үзе генә балыкка киткән һәм батып үлгән

Татарстанда тугыз яшьлек малай үзе генә балыкка киткән һәм батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чирмешән районы Күтәмә авылында 9 яшьлек малай елгада батып үлгән. Аның мәетен авылдашлары судан чыгарган. Бу турыда кичә 23.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, якынча белешмә буенча, 9 яшьлек малай көндез үзе генә Күтәмә елгасына балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Баланы авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыккан. Алар малайның әйберләрен яр буенда күреп алганнар. Аннары һәлак булган баланың мәетен елгадан табалар.

Бала су коенырга теләгән булуы ихтимал. Әмма ул суда бата башлаган, кызганычка, аның янында ярдәм итүче булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100