news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тугыз укучы югары уку йортына керү өчен татар теленнән имтихан сайлаган

Бердәм республика имтиханы татар телен һәм әдәбиятын укытуга бәйле юнәлешләр буенча республика югары уку йортларына керү сынавы буларак бирелә.

Татарстанда тугыз укучы югары уку йортына керү өчен татар теленнән имтихан сайлаган
Илнар Төхбәтов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның төп вакытында физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды. Шулай ук «Туган тел (татар) тел» буенча бердәм республика имтиханы да үткәрелде, аны тапшырырга Татарстаннан тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Республикада физика һәм тарих буенча БДИны 6147 кеше тапшыра, шул исәптән 5756 укучы мәктәпне быел һәм 339 укучы узган ел тәмамлаган. Шулай ук техникум һәм көллиятләрне тәмамлаган 52 кеше бар. Физика буенча БДИны - 4159, ә тарих буенча 1988 кеше тапшырырга теләк белдергән. Татарстанда имтихан үткәрү өчен 71 пункт ачылган, шуларның өчесе — өйдә.

«Туган (татар) тел» буенча бердәм республика имтиханнарына әлеге фәнне өйрәнгән чыгарылыш сыйныф укучылары гариза бирде. Алар бу имтиханны татар телен һәм әдәбиятын укытуга бәйле юнәлешләр буенча республика югары уку йортларына керү сынавы буларак тапшыра», — диелә хәбәрдә.

Бердәм республика имтиханы БДИ биремнәре формалары һәм аналоглары буенча контроль-үлчәү материалларыннан файдаланып, татар телендә үткәрелә. Бердәм республика имтиханын үткәрү өчен алты пункт җәлеп ителгән. Имтихан тапшыру вакыты 3,5 сәгать тәшкил итә. Аны үткәрү аудиторияләрендә офлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Имтихан үткәрү пунктында биналарны дезинфекциялиләр, антисептик чаралар белән дозаторлар урнаштырылган. Керү вакытында медицина хезмәткәрләре катнашучыларга һәм оештыручыларга контактсыз термометрия үткәрә. Аудиторияләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100