news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак

Әлеге үзәкләр диагностика процедуралары, шешкә каршы химия терапиясенең үтемлелеген тәэмин итүне күздә тота.

Татарстанда тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак
Султан Исхаков

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сигез шәһәр-районында тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Республика клиник онкологик диспансер баш табибы урынбасары Әлфир Хисаметдинов әйтүенчә, бу үзәкләр 2023 елга кадәр ачылып бетәчәк дип ниятләнә. «Узган елда декабрьдә Казанның 21нче сырхауханә базасында Амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылды. Быел декабрь аенда Яшел Үзәндә, Чаллы, Буа, Чистай, Әлмәттә ачу планлаштырыла», — диде.

Әлеге үзәкләр диагностика процедуралары, шешкә каршы химия терапиясенең үтемлелеген тәэмин итүне күздә тота.

Әлфир Хисаметдинов 2019 елның 1 декабрендә Казанның 21нче сырхауханәсендә ачылган үзәктә декабрь аенда 340 пациент кабул ителгәнен, 11 химия терапиясе сеансы уздырылганын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100