Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туган як тарихын өйрәнү өчен авиаэкскурсия уйлап чыгарылган
Проект “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсында җиңде.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсында җиңү яулаган проектларның берсе “Туган ягым – кош оча торган биеклектән” дип атала. “Перспектива” номинациясендә җиңүгә лаек булган проектның авторы – Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Эльмир Ногманов. Аны ул физика укытучысы Гөлфия Хәйретдинова белән бергә эшләгән. Эльмир “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә проектның асылы турында сөйләде.
Аның әйтүенчә, маршрут инде 2015 елда сыналып каралган. Ул очкычның “Куралово” аэродромыннан кузгалып китүен әйтте. “Бүген кеше тарихтан ерагая, шуңа күрә тарихны өйрәнүнең альтернатив ысулларын табарга кирәк. Шул максаттан, без авиаэкскурсия уйлап чыгарырга булдык. Проектка бәя биргән вакытта, виртуаль очышта мин самолетта очыш барышында җирлекнең тарихы турында сөйләдем”, - диде Эльмир Ногманов.
Эльмирның укытучысы Гөлфия Хәйретдинова “Куралово” аэродромына пилотлар килгәч, туристлар өчен проект эшләү идеясе туганын әйтте. Аның сүзләренә караганда, маршрутка әлегә Югары Ослан, Свияжск шәһәр-утравы, Болгар кергән. Киләчәктә Казанны һәм тулаем республиканы да колачлау нияте бар. “Очыш вакытында пилот пассажирларга микрофоннан без язып биргән текст буенча җирлекнең тарихы турында сөйли. Бу бик мавыктыргыч сәяхәт. Беренчедән, самолетка утырып очу үзе зур бәхет, икенчедән, тарихи яктан да кызыклы. Хәзерге яшьләр музейларга йөрми бит, аларга адреналин ташып торган ял кирәк. Шуңа күрә без ике компонентны – тарихны һәм адреналинны кушып, шушы экскурсияне уйлап чыгардык”, - дип белдерде Гөлфия Хәйретдинова. Ул проектның ике ай чамасы эшләнүен билгеләп үтеп, эзләнүләргә вакыт күп сарыф ителгәнен әйтте. “Мәгълүмат җыюда кыенлыклар булды, чөнки һәр авылның кызыклы моментларын барларга кирәк иде”, - диде.
Әңгәмәдәш экскурсия вакытында иң кызыклы фактлар турында сөйләнүен билгеләп узды. “Мәсәлән, элек Кураловода спиртзавод булган. Анда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында 60 мең чиләк спирт чыгарганнар. Без районның үткәнен генә түгел, киләчәген дә күрсәтәбез. Очыш вакытында яңа проектлар турында да мәгълүмат бирелә. "Futuroscope" паркы һәм башкалар турында сөйләнә”, - диде Гөлфия Хәйретдинова. Ул моның коммерцияле проект булуын шәрехләп, 3 кешегә очышның 3 мең сумнан алып булуын әйтте. Бәясе очыш дәвамлылыгына карап артыграк та була ала. Авиаэкскурсия 20 минуттан алып сәгать ярымга кадәр барырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз