Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туган телләрне саклау мәсьәләләренә багышланган җыентык чыгачак
Татарстан Иҗтимагый палатасында туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту турында фикер алышалар.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләренә кагылган җыентык дөнья күрәчәк.
Бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм Мәдәниятне үстерү, рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләре утырышы башланды. Катнашучылар ике көн дәвамында өч секциядә эшләячәк.
«Секция нәтиҗәләре буенча җыентык басылачак. Барыгыз да бүгенге темага карата үз фикерләрегезне белдерә аласыз. 15 мартка кадәр текстларны тәкъдим итүегезне сорыйм», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе рәисе Андрей Большаков «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре» дип аталган секциядә.
Утырышта җанисәп һәм глобальләшү шартларында милли үзенчәлекне, мәдәниятне саклау һәм башка мөһим темалар турында сүз бара.
Йомгаклау очрашуы иртәгә Казан Ратушасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз