news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туган телдән имтихан сайлаучылар, узган елга караганда, күпкә арткан

Татарстанда туган телдән имтихан сайлаучылар, узган елга караганда, күпкә арткан
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда туган телдән имтихан сайлаучылар арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды.

«Туган тел һәм әдәбияттан бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүче чыгарылыш укучылары быел күбрәк. Татар теленнән имтихан 28 майда узачак, аны 11 сыйныфларны тәмамлаучы 44 укучы сайлаган. Узган елга караганда, бу – 59 процентка артык. Шулай ук, 9 сыйныфларны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы сайлап алу хокукы бирелгән предметлардан туган телне сайлаган. Алдагы ел белән чагыштырганда, 100 кешегә күбрәк», – дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова

9 сыйныфны тәмамлау алдында торган 5,7 меңнән артык укучы татар теленнән имтихан тапшырырга ниятли. 70 бала – чуваш, 24 укучы – удмурт, 22 кеше мари теленнән имтихан бирергә теләк белдергән. Туган тел әдәбиятыннан имтиханны 12 укучы сайлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot