Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия бәйгесе була
22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә туган тел һәм әдәбияты укытучылары җыела.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы була.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 24 мартында академия базасында 9.00 сәгатьтә уза.
Әлеге бәйге Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату максатыннан оештырыла.
Читтән торып этапта Татарстан районнарыннан 78 укытучы һәм Россия субъектларыннан 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Йомгаклау этабына килгән илле кеше туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән аларның унҗидесе татар теле укытучысы, унысы рус теле укытучысы, алтысы чуваш теле укытучысы, дүртесе мари теле укытучысы, икесе мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узды, диелә хәбәрдә.
Конкурс «2014-2021 елларга Татарстанда Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2022 уку елына эш планы нигезендә үткәрелә. Ул 2012 елдан бирле уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз