news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туган (татар) теле, тарих, мәдәният укытучылары катнашында төбәкара форум уза

“Этномәдәни (милли) белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту проблемалары һәм тәҗрибә” дип аталган җыен 12-14 май көннәренә билгеләнгән

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Республиканың Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” компьютер лагере базасында агымдагы елның 12-14 маенда якшәмбе мәктәпләренең туган (татар) теле, тарих, мәдәният укытучылары (түгәрәкләр җитәкчеләре) катнашында төбәкара форум уза.

“Этномәдәни (милли) белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту проблемалары һәм тәҗрибә” дип аталган җыенда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы башлыгы Фирая Шәйхиева, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиленең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Форум кысаларында туган (татар) теле, тарих һәм РФ халыклары мәдәниятын укытучылары катнашында “түгәрәк өстәл” һәм остаз мәктәпләре уздыру, Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарына экскурсияләргә бару көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100