Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туган Россия Герое исеме Росгвардия самолетына бирелде
Росгвардия директоры урынбасары «Игорь Груднов» самолеты экипажы очыш биремнәрен үтәүгә җаваплы караячагына ышаныч белдерде.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Чистайда туып-үскән Россия Герое Игорь Груднов исеме Ил-76МД хәрби-транспорт самолетына бирелде. Бу вакыйга Калуга өлкәсендә «Ермолино» аэродромында генерал-полковник Сергей Захаркин катнашында узды. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Росгвардия директоры урынбасары генерал-полковник Игорь Грудновның тормыш юлы Ватанга риясыз хезмәт итүнең ачык мисалы булуын һәм хаклы рәвештә иң югары бәягә лаек булуын әйтте.
Ул «Игорь Груднов» самолеты экипажы танылган хәрби хезмәткәр истәлегенә кыр эшләрен үтәүгә җаваплы караячагына ышаныч белдерде.
Тантаналы митинг Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Көнчыгыш округы командующие, генерал-полковник Игорь Грудновның тол хатыны Светлана Груднова, хәрби качальникның кызы Александра Груднова, Росгвардия шәхси составы белән эшләү буенча Баш идарә башлыгы генерал-майор Николай Рябчиков һәм башка мактаулы затлар катнашында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз