news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туган Россия Герое Ирек Магасумовны 11 елга колониягә озаттылар

Бүген Луганск Халык Республикасы Хәрби суды Татарстанның Мамадыш районында туган Ирек Магасумовка карата хөкем карары чыгарды. Ул 2023 елның августында Луганскида яшәүче 18 яшьлек кызны үтерүдә, шулай ук хулиганлыкта гаепле дип табылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына гаепләнүченең адвокаты Константин Елфимов хәбәр итте.

«Суд Магасумовны 11 елга катгый режимлы колониягә озату һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Хәрби дәрәҗәсен һәм Батырлык орденын калдырдылар», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына офицерның яклаучысы.

Элегрәк подполковникның судта соңгы сүз белән чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән идек.

«Ирек Магасумов соңгы сүзендә гаебен танымавын әйтте. Ул кызга корал бирүдә һәм аңа күз-колак булмауда гына үзен гаепле саный. Кызның әти-әниләре алдында аңа күз-колак булмаганы өчен генә гафу үтенде. Шулай ук судьядан хәрби дәрәҗәдән мәхрүм итмәвен сорады, чөнки ул судның карары нинди генә булса да туган илен якларга ниятли һәм алгы сызыкта файдам күбрәк булачак дип саный», - диде адвокат.

Фикер алышкан вакытта дәүләт гаепләүчесе Магасумовка 11 ел катгый режимлы колония рәвешендәге җәза билгеләүне һәм аны Россия Герое исеменнән, шулай ук хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм итүне таләп итте. Җинаять кодексының махсус чорда хәрби хезмәт узуга бәйле рәвештә җәзадан азат итү турындагы маддәсе нигезендә, хәрби часть җитәкчелеге Магасумовны шартлы рәвештә азат итүне сорады.

Фото: © социаль челтәрләр

«Гаепләү карары чыккан очракта, әлеге үтенеч һичшиксез канәгатьләндерелергә тиеш дип уйлыйбыз», - диде Елфимов.

Яклаучы як, фикер алышуда чыгыш ясап, тикшерүчеләр һәм суд тарафыннан Магасумовның җинаятьтә гаепле булуын күрсәткән җитәрлек һәм дөрес дәлилләр табылмавын, ә күпчелек дәлилләрнең аның гаепсез икәнлеген турыдан-туры раславын әйтте.

Подполковник Ирек Магасумовка 2022 елның августында Россия Герое исеме бирелә. 2022 елның июлендә ул Белогоровка авылы өчен барган бәрелешләрдә катнаша – бу төп торак пункт була, чөнки Украина Кораллы көчләре чигенгән соңгы кыр юлы шуның аша уза.

Барысы да Россия хәрбиләренең анда РФ флагын урнаштыруы белән тәмамлана. Магасумовка «Алтын йолдыз» тапшырганнан соң озак та үтми, Луганскида бер кызны үтерәләр һәм бу җинаятьтә подполковникны гаеплиләр. Яклаучы як раслаганча, бу көнне Магасумов дуслары белән барда утырган. Аның иптәше Павел Яськевич ике кыз белән таныша һәм шуннан соң компания урамга чыга.

Яклаучы як версиясе буенча, кызны Яськевич пистолетыннан атып үтергәннәр. Магасумов, кобурага яшерү өчен, коралны вакытлыча алып торган була. Соңрак кыз пистолеттан атып карарга сорый, Магасумов рөхсәт итә, соңыннан пистолетны алып, Яськевичка кайтара. Шуннан соң Магасумовка бар янында кемнәрнеңдер сугышуын әйтәләр, ул шуны тикшерергә китә һәм шул вакытта ату тавышы яңгырый.

Яськевич ялгышлык белән кеше үтерүен таный, адвокатлар сүзләренчә, тикшерүчеләр аның күрсәтмәләрен игътибарга алмый. Магасумов кеше үтерүдә һәм төркем белән кылынган хулиганлыкта гаепләнә. Елфимов билгеләп үткәнчә, гаепләүләр бер үк вакытта төрле урыннарда булган ике эпизодка кагыла. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100