news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Туган җир» дигән яңа журнал чыга башлый — Дамир Исхаков

Ике телдә нәшер ителәчәк «Туган җир» журналында җирле эшмәкәрләрнең уңышлы эш алымнарын да бәян итәргә җыеналар.

Татарстанда «Туган җир» дигән яңа журнал чыга башлый — Дамир Исхаков
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).  Төбәк тарихын язучылар урыннарда шактый дәрәҗәле шәхесләр. Алар җирле халык белән якын аралаша. Милли аңны формлаштыруда нык йогынты ясыйлар, диде тарих фәннәре докторы Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты бинасында узган матбугат очрашуында. Галим фикеренчә, төптән язылган тарих халыкка тиз барып җитә.

Исегезгә төшереп узабыз Казанда 24-25 март көннәрендә  I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды  узачак. «Туган җир» журналының беренче саны әлеге корылтай делегатларына таратылачак.

«Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» оештыру белән беррәттән, журнал нәшер итәргә дә уйладык, ди Дамир Исхаков. - Аның исеме «Туган җир», русча исеме «Родной край» дип аталачак, ике телдә дөнья күрер дип көтелә. Яңа журнал әлегә елга бер мәртәбә нәшер ителер, дип фаразлана. Журналны чыгару өчен тотрыклы финаслар булырга тиеш. Алга таба әйләнешкә кертергә өметләнәбез. Бу журналда башка төбәк тарихы материалларыннан тыш, шушы авылларда яшәгән уңышлы эшмәкәрләр турында да материаллар булырга тиеш. Башкаларга да үрнәк булу өчен, аларның уңыш алымнары белән таныштырырга кирәк».


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100