news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Туган Батыр» тулы метражлы мультфильмын төшерәчәкләр

Татарстанда «Туган Батыр» тулы метражлы мультфильмы сценариен яза башладылар. «Татар-информ» га проектның шоураннеры, «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләгәнчә, фильм якындагы өч елда экраннарга чыгачак.

«Без проектны берьюлы алты телдә эшлибез: татар, рус, инглиз, гарәп, төрек һәм кытай телләрендә. Бурыч зур, проект үзе дә озын. Тулы метражлы фильм төшерү – тиз түгел, бу – җитди вакыйга», - дип сөйләде Абдрахманов.

Бүген проект белән Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стендында танышырга мөмкин. Ә иртәгә әлеге форум кырларында «Туган Батыр» проекты белән «Газпром-Медиа» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot