news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда туган Алсу Абдуллина беренче тапкыр «Челси» клубы өчен чыгыш ясады

Абдуллина Мәскәүнең «Локомотив» клубыннан «Челси»га үткән елның декабрь аенда күчте.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда туып үскән Алсу Абдуллина (ул 2021 ел ахырында Лондонның «Челси» клубына күчте) Англия Премьер-лигасында беренче тапкыр чыгыш ясады. Ул «Вэст Хэм» командасына каршы матчның азагында башка уенчыны алыштырды һәм сигез минут кырда булды.

«„Челси» өчен беренче матч үткәрүемә бик тә шатмын! Теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт», — дип язган Абдуллина Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Аның элегрәк тә кубок кысаларында «Челси» өчен чыгыш ясаганы булды, ул вакытта да көндәш шул ук — «Вэст Хэм» клубы иде.

Шунысын да искәртик: Абдуллина Мәскәүнең «Локомотив» клубыннан «Челси»га үткән елның декабрь аенда күчте. Аның контракты 2024 елга кадәр исәпләнгән.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100