Татарстанда туфракны көзге эшкәртү төгәлләнә
Көзге культуралар: шикәр чөгендере һәм кукуруз биләгән мәйданнарны исәпләмәгәндә
(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда көзге культуралар: шикәр чөгендере һәм кукуруз биләгән мәйданнарны исәпләмәгәндә, туфракны көзге эшкәртү төгәлләнә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә республикада 1 миллион 930 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. Республиканың күпчелек районнары кырда эшләрне төгәлләде. Арча районында туфрак иң зур мәйданда – 74 мең гектарда эшкәртелгән. Чистай районында әлеге күрсәткеч – 72,3 мең гектар, Сарман районында – 67 мең, Алексеевски районында – 62 мең, Спас районында 61,5 мең гектар мәйданны тәшкил итә.