news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар

Гадәттән тыш хәл Тәтештә канализация торбасын алыштырганда булган.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тәтештә “Сельхозтехника” базасы территориясендә гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр кичә көндез ашыгыч хезмәтнең 112 номерына килгән. Канализация торбасын алыштырганда, эшче өстенә туфрак ишелеп төшкән, дип хәбәр итә шаһитлар.

Һәлакәт урынына килгән 133 нче янгын сүндерү хезмәткәрләре 4 метр тирәнлектә 1 метр туфрак астында ир-ат ятуын ачыклаган. Коткаручылар водоканал хезмәткәрләре белән бергә 48 яшьлек эшчене траншеядән чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot