news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда туберкулезга каршы яңа препаратлар сынала

Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры директоры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, хәзерге көндә республикада диңгез свинкасында туберкулезга кар

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры директоры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, хәзерге көндә республикада диңгез свинкасында туберкулезга каршы яңа препарат сынала. Тиздән аны кешеләрдә дә сыный башлаячаклар. Быел тагын ике препаратка патентлар алу планлаштырыла. Бу препаратларны куллана башлау туберкулезга каршы көрәш хезмәтен тагын да яңа баскычка күтәрәчәк, дип саный баш табиб.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100