news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туберкулез йоктырган балалар саны җиде айда 34 процентка арткан

Республикада 36 очрак ачыкланган, авыручыларның икесендә туберкулезның ачык формасы теркәлгән

 (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Быелның җиде аенда Татарстанда туберкулез йоктырган балалар саны 34 процентка арткан. Республикада 36 очрак ачыкланган, авыручыларның икесендә туберкулезның ачык формасы теркәлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Ведомство туберкулез микобактерияләренең йогышлы икәнен искә төшерә. Ул организмның төрле әгъзалары һәм системаларына зыян сала, күпчелек очракта тын алу юллары әгъзалары зарарлана. Авыруны һава-тамчы һәм контакт-көнкүреш юллары белән йоктыралар.

Авыруның башлану мәле, гадәттә,берничә айдан алып берничә елга кадәр кичектерелергә мөмкин. Туберкулезны башлангыч стадиясендә ачыклау өчен олы кешеләр флюорография, балалар иммунодиагностика үтәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot