news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туберкулез һәм ВИЧ белән берьюлы авыручылар саны арта

2018 елда республикада шундый диагнозлы ике бала ачыкланган.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда туберкулез ачыкланган авыруларның чирек өлешенә ВИЧ инфекция диагнозы да куелган. Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә мондый авырулар артуы борчуга салуын әйтте.

“Бу контингентта психотроп препаратларга бәйлелек, гепатит кебек авырулары да бар. Алар вируска каршы профилактика препаратлары эчми, шуңа күрә дәвалау кыен. Катнаш патология белән авыручылар 100 мең кешегә 7,1 очракны тәшкил итә. Соңгы 12 елда андыйлар саны 2,5 тапкыр арткан”, - диде Алексей Алексеев.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, ВИЧ инфекция һәм туберкулез белән катнаш инфекцияле авырулар арасында балалар да бар. 2018 елда шундый диагнозлы ике бала ачыкланган.

Рәмзия Фатыйхова балаларда туберкулезның катлаулы формалары кими баруын әйтте. Ул 7 яшькә кадәр балаларга манту, ә 8 яшьтән Диаскин тест нигезендә тикшерү үткәрелүен искәртте. 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елда иммунодиагностикадан баш тартучылар 1402 кешегә күбрәк булган. Андыйлар аеруча Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнарында һәм Казанда күп.

Рәмзия Фатыйхова "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтүенчә, туберкулез инфекциясе булу-булмауга тикшерелмәгән балалар коллективларга фтизиатрдан белешмә белән генә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100