news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туберкулез белән авыручылар арткан

Татарстанда быелның сигез аенда туберкулез йоктыруның 604 очрагы ачыкланган. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 95,6 процентка күбрәк.

ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белешмәләре нигезендә, 2023 елның гыйнвар-август айларында 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда эпидемиологик вазгыять туберкулез йоктыручыларның артуы белән характерланган. Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында 100 мең татарстанлыга туберкулез йоктыруның 22,7 очрагы туры килгән.

Шулай ук 2022 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда сифилис белән авыручылар коэффициенты – 36,4, ВИЧ йоктыручылар коэффициенты 3,8 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot