news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туберкулез белән авыручы ир белән хатынны хастаханәгә мәҗбүри салганнар

Чаллыда суд ирле-хатынлы парны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салырга карар чыгарды – ир-ат һәм хатын-кыз туберкулезның ачык формасы белән авырый. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үткәнчә, пар терапия узудан озак вакыт баш тарткан. Медицина хезмәткәрләренең дәвалануны яңарту кирәклеге турындагы чакыруларына ир белән хатын җавап кайтармаган. Шул рәвешле, алар тирә-юньдәгеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

«Ир белән хатынның икесенә дә карата медицина стационары шартларында дәвалануның мәҗбүри курсын узу өчен мәҗбүри госпитализация турында карар кабул ителгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot