Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теләктәшлек белдерү өчен флешмоб оештырдылар
Татарстанга БПЛА һөҗүменнән соң республика халкы социаль челтәрләрдә түбән камалыларга теләктәшлек белдерү өчен флешмоб оештырды. Аны #ГордимсяНижнекамском хэштеге аша табарга мөмкин. Флешмоб кысаларында куелган видеоларның берсе «Татмедиа» каналында урнаштырылды.
Акция һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрнең педагогика көллиятендә укыган һәм балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләгән ике кыз – Самар өлкәсеннән килгән Раилә һәм Татарстанның Алабуга районыннан килгән Диана һәлак булуы билгеле булганнан соң башлап җибәрелде. Алар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30 еллыгы урамы һәм Студентлар урамы киселешендә автомобиль эчендә булган. Бүген кызларны туган якларында җирләделәр.
Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, флешмоб дошман дроннары һөҗүмнәре вакытында нык һәм сабыр булып калучы һәм Киев режимының террористик гамәлләренә карамастан яшәвен дәвам итүче Түбән Кама халкының бердәмлеген, көчен һәм горурлыгын күрсәтү максатыннан оештырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз