news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләре башланды

Бүгенге көнгә 50,2 мең гектар уҗым, 22,0 мең гектар күп еллык үләннәрне ашлаганнар.

Татарстанда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләре башланды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда кайсыбер хуҗалыкларда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләренә керештеләр. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Республика хуҗалыклары бу атна башыннан кайбер урыннарда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләрен башладылар. Бүгенге көнгә 50,2 мең гектар уҗым,  22,0 мең гектар күп еллык үләннәрне ашлаганнар", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

"Яз килү нәтиҗәле дым запасларын тулыландыруга ярдәм итте. Сулар тулысынча туфракка сеңде. Бу Идел арты районнарына кышкы дым җитмәүне тулыландырырга ярдәм итте", - диде Марат Әхмәтов. Министр сүзләренчә, уҗымнар яхшы кышлаган..

"Авыл хуҗалыгы машиналарының яртысы диярлек амотризация срогын узган, норматив тәэминат та 60 проценттан артмый. Техник модернизация программасы ярдәмендә республика заманча тракторлар, күп функцияле агрегатлар, чәчү комплекслары һәм башка инновацион техника белән тәэмин ителде", - диде министр.

Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмалары 1655 трактор, 748 ашлык җыю, 236 терлек азыгы җыю комбайннарын, башка техниканы сатып алганнар. Бүген республикада 1 комбайнга 470 гектарлык йөкләнеш туры килә, дистәләп районда 500 гектардан да артык, аерым хуҗалыкларда 1 мең гектарга җитә.

"Яхшы техник тәэмин ителеш - югары рентабельле эш нигезе, - диде министр. - Кирәкле мөмкинлекләр булмаган районнарда производство икътисады, рентабельлек түбән һәм гомумән тискәре". Ул Әгерҗе, Апас, Кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында гомумән авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган паркларны мисалга китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100