Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә
Республика җирләренең 84 процентында туфракны эшкәртү эшләре башкарылган.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүгенге көнгә 1,5 млн гектар туңга сөрелгән, бу планның 84 процентын тәшкил итә. 738 мең гектар туфрак тирәнтен эшкәртелгән. Көн саен бу эштә 1,9 мең авыл хуҗалыгы машинасы катнаша.
Моннан тыш, министр Татарстанда техниканы ремонтлау пунктларының эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. Төбәктә 657 ремонтлау остаханәсе, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 723 пункт бар.
Республикада авыл хуҗалыгы агрегатларын кышкы саклауга куя башладылар. Җәббаров Балтач районы хуҗалыкларын үрнәк итеп күрсәтте.
Моннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге кыр эшләре вакытында механизаторларны матди кызыксындыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу уңайдан ул Азнакай районын телгә алды, анда 50 белгеч 70 сертификат белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз