news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исеме гамәлгә куелды

Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген ТР Дәүләт Советы утырышында кабул ителде

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исеме гамәлгә куелды. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында тулаем кабул ителде.

“Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исеме матбугат, нәшриятлар, полиграфия сәнәгате, массакүләм коммуникацияләр чаралары, матбугат хезмәтләре учреждениеләренең матбугат һәм массакүләм комуникацияләр өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, аларны үстерүдә зур уңышларга ирешкән югары квалификацияле хезмәткәрләренә һәм күрсәтелгән оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашучы затларга бирелә.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot